+5 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
4 Сентября 2018, 07:44

Уфада \"Бердәм Русия\"нең медиафорумы ачылды

Бүген ВДНХ-ЭКСПОда “Бердәм Русия” сәяси партиясе медиафорумы ачылды. Чарада республика һәм район матбугат чараларында эшләүче 300гә якын журналист катнаша.

Добавить в предпочтительные источники Google
Форумның максаты – федераль һәм төбәк медиа вәкилләре арасында тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы булдыру, арытаба үсеш өчен юнәлеш билгеләү. Чыгыш ясаучылар арасында – федераль һәм төбәк экспертлары.

Медафорумны ачу танатнасында “Бердәм Русия” сәяси партиясенең төбәк бүлекчәсе секретаре, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, Республиканың Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Борис Мелкоедов, Телерадио тапшырулар ассоциациясе генеральный директоры Александр Широких чыгыш ясадылар.

Форум “Төбәк һәм муниципаль телеканалларын үстерү стратегиясе” һәм “Интернет киңлегендә алга этәрү юлы белән киңкүләм мәгълүмат чараларының мөмкинлекләрен киңәйтү” дигән дискуссия мәйданчыкларына, "Башкортстан - матбугат, власть һәм җәмгыять диалогы территориясе" панель сессиясенә бүленеп эшен дәвам итте. Аларда фикер алышу нәтиҗәсендә барлыкка килгән тәкъдимнәрне “Бердәм Русия” партиясе арытаба хәл итү өчен федераль үзәккә тапшырачак.