+10 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
6 Сентября 2018, 21:00

“Бөек юлбашчы” – паровоз ролендә

Законнар чыгаручы орган элек ничек формалашкан?Мәгълүм булуынча, агымдагы елда БАССРның беренче чакырылыш Югары Советы составын сайлауга 80 ел тулды. Ул 1936 елдагы СССР һәм 1937 елдагы БАССР Конституцияләре кабул ителгәннән соң, совет Башкортстаны тарихында дәүләт властеның законнар чыгару һәм вәкаләтле органнарына беренче сайлаулар була. 1938 елда 150 округ буенча 150 депутат сайлана. Алар “Башкортстанның иң яхшы кызлары һәм уллары” дип ассызыклана. Республикадагы беренче парламент сайлауларын анализлау әлеге вакытта мандатка дәгъва итүчеләр һәм сайлаучыларга кызыклы булган нәтиҗәләр ясарга мөмкинлек бирә.

Добавить в предпочтительные источники Google
Беренчесе. Тавыш бирү хокукы булган граждан­нарның гомум исәбеннән сайлауларда 99,4 проценты катнашкан. Саннар бүгенге белән чагыштырырлык та түгел, әлбәттә. Моның хакимият ягыннан мәҗ­бүри­ләү нәтиҗәсе булуы аңла­шыла. Икенче яктан караганда, әле гамәлдә булган сайлау законнары нәрсәсе белән яхшырак? Соңгы елларда сайлаулардан һәм иҗти­магый тормыштагы баш­ка чараларда катнашудан баш тарту, кызганычка каршы, русиялеләр өчен гадәтигә әверелеп бара.
Икенчедән. Сайлаулар исемлеген тартучы “паровоз” сыйфатында ул чакта “иптәш һәм остаз, кадерле һәм сөекле Иосиф Виссарионович Сталин” була. Ә юлбашчыга иптәшкә вагоннар булып тезелеп, Ста­линның якын даирәсе – Молотов, Ворошилов, Микоян, Калинин, Жданов, Ежов,
Булганин, Поскребышев бара. Бу “тугыз кеше” БАССР Югары Советының беренче депутатлары исем­легенә дә җитәкчелек итә. Әйткәндәй, Уфадан депутат сыйфатында “беренче кызыл офицер” Климент Ворошилов, ре­жим­ның төп идеологы Андрей Жданов, Лениннан Брежневка кадәр сәяси тормышта актив катнашучы Анастас Микоян сайлана. Республиканың Югары Советына Уфадан СССРның чит ил эшләре халык комиссары Вячеслав Молотов, Сталинның шәхси ярдәм­чесе Александр Поскребышев, 1921-22 елларда Уфада эшләгән, ВКП (б) Башкортстан өлкә комите­тының беренче секретаре, 1937-38 елларда республикага җитәкчелек иткән Александр Заликин сайланалар. Әлеге Уфа депутатлары төркемен “совет физ­культурачыларының иң яхшы дусты” Иосиф Сталин төгәлли.
Алда әйтелеп үткән республика парламенты депу­татларының берсе, Башкортстан, тоташ ил тарихында коточкыч роль уйнаган Андрей Ждановны искә алып үтсәк, дөрес булыр. Ул вакытта Андрей Жданов идеология, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә абруйлы булып исәпләнә һәм Ста­линның власть иерар­хия­сендә икенче кеше була. 1937 елның октябрендә ул Уфага ВКП (б) өлкә коми­тетының гадәттән тыш пленумы утырышына килә һәм Өлкә комитетының беренче һәм икенче секретарьлары Яков Быкин белән Әхмәт Исәнчуринны “халык дошманы” буларак вазыйфаларыннан бушату турында партия Үзәк Коми­тетының әзер карарын укый. Жданов китү белән Уфа һәм республикада кулга алулар һәм атулар, әләк язулар һәм бер-берсеннән үч алулар башлана. “Зур террор”ның үлемечле тегермән ташына эләккән язучылар, шагыйрь­ләр, драматурглар, композиторлар арасында Афзал Таһиров, Галимҗан Ибра­һи­мов, Сәгыйть Сүнчәләй, Һәдия Дәүләт­шина, Төхвәт Янәби, Газиз Әлмө­хәм­мәтов һәм башка зыялылар бар. “Безнең депутат Жданов” Бөек Ватан сугышыннан соң да үзен күрсәтә: Анна Ахматова, Михаил Зощенко, Дмитрий Шостакович та шул чор корбаннары. Аның исеме шәһәр һәм авылларга, колхоз һәм совхозларга, урам һәм мәйдан­нарга бирелә. Уфада, мәсә­лән, 1938 елда Жданов районы булдырыла, аның атамасы 1957 елда бетерелә. Черниковская урамы, шулай ук, Жданов урамы дип ­үзгәртелә, әмма үзгәртеп кору елларында аңа тарихи исеме кире кайтарыла. 1938 елдагы Башкортстан Югары Советының шәхси составына анализ менә шуңар­дан гыйбарәт.
Республика сәяси аренасында 80 ел элек булган вакыйгалардан ясалган тагын бер нәтиҗә: дәүләт ин­ститутларының берсе бул­ган Югары Советны Дәүләт җыелышы-Корылтай буларак формалаштыру.
Тагын бер мөһим нә­тиҗә. Югары Совет утырышларына депутатлар 100 процент белән килә иде. Эш мәҗбүр итү яисә диктаторлык режимында гына түгел. Әлеге утырышлар бәйрәм төсендә үтә. Фикер алышу, республика һәм илнең дәүләт эшләрендә катнашу тойгысы, сайлаучылар наказларын үтәү бәйрәме. Бу элекке парламентаризмны идеаллаштыру түгел, ә чын хәлләр. Бүген без нәрсә күрәбез? Дәүләт думасының яртылаш буш утырышлар залында фракцияләрдән берәр вәкил, рәт араларыннан йөгереп, утырышка килмәгән депутатлар өчен төймәгә баса...
Һичшиксез, арада 80 еллык тарих яткан ике парламентны чагыштырып булмый. Әмма сабак алырга мөмкин һәм кирәк.

Әлим Әхмәдиев,
профессор.