+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
7 Сентября 2018, 07:25

Кемгә - кәбестә, кемгә кәҗә җәл...

Нуриман районында бер ир күршесенең кәҗәсен атып үтергән.

Добавить в предпочтительные источники Google
Бу хәл Никольское авылында булган. Малкай күрше бакчасындагы кәбестәгә ияләшкән. Бер көн кергән, ике көн... Кәбестәгә бер авызы тигәч, кәҗә күрше бакчасына сукмакны такырайтып бетергән. Ә 37 яшьлек бакча хуҗасы әйткәнне аңламаган хайван белән мәсьәләне кискен хәл иткән. Атып үтергән...

Шулай итеп, 52 яшьлек күрше хатыны кәҗәсез калган. Ә аның кызу канлы күршесе җавапка тарттырылачак...