Благовар районында барлык сайлау участоклары да эшен, сайлаулар турында закон таләпләренә ярашлы, иртәнге 8 сәгатьтә башлап җибәрде. Территориаль сайлау комиссиясендә белдерүләренчә, тавыш бирү актив бара.
Район үзәге Языково авылының 1473 санлы сайлау участогында тавыш бирү башланганчы ук чират та барлыкка килде, дип әйтергә мөмкин, чөнки күпләр эшкә ашыга. Ирина Сергеева, мәсәлән, Коб Покровка авылында урнашкан автомобильләр заправкалау станциясендә эшли.
- Сменаның алышыну вакыты 8 сәгатькә туры килә, - ди ул.- Шул ук вакытта сайлаудан читтә каласым да килми. Эштә моны аңлап, хәлгә керәләр, әлбәттә.
Участок сайлау комиссиясе рәисе Илдар Насыйров, тәбрикләү сүзе белән мөрәҗәгать итеп, сайлауларны ачык дип игълан итте. Участокта беренче булып Ирина Сергеева тавыш бирде.
Сайлау участогында төрле партияләрдән күзәтүчеләр дә күп кенә. Хезмәт ветераны Вәсилә Галикәева, мәсәлән, Русия компартиясе мәнфәгатьләрендә чыгыш ясый.
- Безнең төбәктә сайлаулар һәрчак оешкан төстә үтә, закон бозуларга юл куелмый. Бүгенге тавыш бирү дә шундый шартларда барыр, дип ышанам, - ди ул.
1473 санлы сайлау участогында бер меңнән артык сайлаучы теркәлгән.