+4 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
11 Сентября 2018, 06:10

Газ сулап үлә балалар...

Үсмерләрнең газ белән агулану очрагыннан соң, Башкортстанның Тикшерү комитеты кисәтү чыгарды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Үсмерләрне үлемгә китергән ике очрактан соң, Тикшерү комитеты баллондагы газны урынсыз куллануның гомер өчен куркыныч булуы турында кисәтү чыгарды.

Билгеле булуынча, сентябрьдә генә дә ике үсмер газ белән агуланып үлде. 15 һәм 16 яшьлек малайлар баллондагы газны сулап карарга уйлаган. Тик мондый “уен”ның үлем белән тәмамлануы башларына да килмәгән, күрәсең.

2 сентябрьдә Уфада өч үсмер, зажигалкага тутыра торган газлы баллоннар сатып алып, балалар мәйданчыгына килә һәм анда газ сулап карарга була. Аларның берсе, күп тә үтми, аңын югалта. Малайга бу очракта беркем дә ярдәм итә алмый.

7 сентябрьдә 16 яшьлек егетнең маршруткада барганда горелка өчен тутырыла торган газдан агуланып үлүе билгеле.

Белгечләр газ парларын сулаганда асфиксия барлыкка килүен, организмга тупланган токсик матдәләрнең үлемгә китерүен кисәтә.