+9 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
11 Сентября 2018, 09:19

\"Кызыл таң\" журналистлары \"Агач утырт!\" акциясендә катнашты

Бүген башкаланың Урманчылар паркында “Агач утырт!” акциясе узды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Анда республиканың күпчелек мәгълүмат чаралары катнашты. Акция Русия Федерациясе Журналистлар берлегенең 100 еллыгына багышланды.

– “Агач утырт!” акциясе бүгеннән старт алды. Теләгән һәр кеше шушы паркта үз агачын утырта ала. Бәлки, киләчәктә яңа гына гаилә корган парлар да, биредә үз агачларын утыртып, аны гомер буена тәрбияләп үстереп, үз балаларына күрсәтерләр, – диде республиканың урман хуҗалыгы министры урынбасары Салават Бәхтияров.

Республиканың Журналистлар берлеге рәисе Артур Дәүләтбәков әйтүенчә, бу акция ел саен үткәреләчәк.
- Һәр агач янында үсенте утыртучының исеме белән язу беркетеләчәк, - диде ул.

"Кызыл таң" нәшрияты хезмәткәрләре дә акциядә актив катнашты. Утыртылган агачлар тамыр алып, гәзитебез кебек үк йөзьяшәр булып күкрәп үсәр, озын гомерле булыр дигән ышанычта калабыз.