+6 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
13 Сентября 2018, 06:19

Бер саксыз адым үлемгә китергән

Казанда балконнан простыняга ябышып төшүче хатын һәлак булган.

Добавить в предпочтительные источники Google
Фаҗига үткән якшәмбедә Казанның Адоратский урамында булган. Простыняга ябышып, өстәге кат балконыннан үзенекенә төшүче яшь хатын егылып һәлак булган.

Фаразлар буенча, фатирга керә торган ишеге бикле булгач, әлеге хатын балконнан чыгарга була. Ләкин планнары тормышка ашмый, кулы ычкынып китеп, җиргә килеп төшә.

Ул "ашыгыч ярдәм" машинасы килеп җиткәнче җан бирә. Мәрхүмәнең кечкенә ике баласы кала. Менә шулай, уйламый эшләнгән бер саксыз адым еш кына фаҗигагә китерә.