+4 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
19 Сентября 2018, 10:53

Самолетта гауга чыгарган ир 150 мең сум штраф түләячәк

Мәскәү-Уфа рейсы белән кайтучы уфалыны полиция хезмәткәрләре каршы алган.

Добавить в предпочтительные источники Google
12 июньдә ул "Аэрофлот" компаниясе самолетында Мәскәүдән Уфага кайтып килгән.

Шактый төшереп алган ир стюардессаларны түбәнсеткән, пассажирларга кыенлыклар тудырган, аякларын каршындагы креслога күтәреп куйган. Рейстан ирне полиция хезмәткәрләре каршы алган.

Бу ямьсез кылыклары өчен ул күптән түгел суд алдына басты. Хәзер инде гамәлләре өчен үкенсә дә, "Аэрофлот"ның кара исемлегенә керде һәм 150 мең сум штраф та түләячәк әле.