+9 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
19 Сентября 2018, 21:00

48нче конгресс бездә үтә

Уфада Фольклор һәм традицион сәнгать фестивальләрен оештыру халыкара советының 48нче Бөтендөнья конгрессы үтә. Чараны Халыкара совет, Русия Дәүләт халык иҗаты йорты һәм республика Хөкүмәте оештыра. Конгресс 25 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Добавить в предпочтительные источники Google
Башкортстан башкаласына дөньяның 50дән артык иленнән вәкилләр килде. Очрашу 2020 елда Уфада узачак Бөтендөнья Фольклориадасы алдыннан үтә.
— Төрле илләр вәкилләре фестивальләр оештыруда килеп туган проблемаларны хәл итү юлларын эзләүдә фикер алыша, мондый чаралар үткәрү тәҗрибәсе белән уртаклашачак. Конгресс кысаларында мәдәният буенча конференция үтәчәк. Без анда килгән кунакларны Русия һәм Башкортстан мәдәнияте белән таныштырачакбыз, — диде Халыкара советның Русия секциясе җаваплы секретаре Андрей Беляев.
Бүген Халыкара советның Генераль ассамблеясе ачыла.

Зөһрә ИСЛАМОВА.