Башта Агыйдел елгасыннан хатынның улының гәүдәсен бер балыкчы тартып чыгарган. Күпмедер вакыттан соң, Снежананың мәете дә елгадан табылган.
Бу фаҗиганең сәбәпләре ачыклана. Башка фаразлар арасында ана кешенең үз баласын үзе һәлак итүе хакындагысы да карала.
Ни өчен дигәндә, Снежанада кайбер хатын-кызларда бәби тудырганнан соң була торган депрессия билгеләре күзәтелгән. Һәрхәлдә, мәрхүмәнең ире шундый фикере белән уртаклашкан.
"Улым сау-сәламәт иде, ә хатыным аңарда балалар церебраль параличы бар дип кайгырды, гәрчә табиблар андый диагноз куймаса да. Бәби тапкан хатыннарыгызга бик игътибарлы булыгыз", - дип язган ул социаль челтәрләрдә.