2016 елда җинаятьнең шаһиты бу үтерү турында үзенең бер танышына сөйли, аннан алар икәүләп үтерелгән ир-егетнең әнисенә барысын да бәян итәләр.
Нәтиҗәдә, суд җинаятьчене 13 елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгара, тик үтерүче барыбер төрмәгә озатылмый. Ни өчен дигәндә, озак еллар үтү сәбәпле, закон буенча җинаятьнең эзәрлекләү вакыты чыккан. Кеше үтерүче адвокат хезмәтләре өчен 3 миллион 60 мең сум акча түләргә тиеш.