Бу хакта бүген ТАСС агентлыгы хәбәр итте.
- Алкоголь рекламасын легальләштерү әлеге категориядәге эчемлекләрне куллануны, бигрәк тә яшьләрнең, шулай ук нәтиҗә буларак, алкоголь белән бәйле авырулар санын һәм үлем очракларын арттыруга китерәчәк. Фәнни тикшеренүләр көчле алкогольле эчемлекләр куллануның үлем дәрәҗәсенә сизелерлек тәэсир итүен күрсәтә, - дип белдерәләр Сәламәтлек саклау министрлыгыннан.
Күптән түгел Русиянең санлы үсеш, элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министры урынбасары Алексей Волин ТАССка биргән интервьюсында рецептлы дарулар һәм алкоголь рекламасы турындагы законнардагы чикләүләрне бераз йомшарту, аны телевидениегә һәм басма мәгълүмат чараларына кире кайтару турында әйткән иде. Аның фикеренчә, сыйфатлы алкогольне рекламалау русиялеләрнең сәламәтлегенә тәэсир итми.