Фаҗига буласы көнне ир белән хатын исерткеч эчемлекләр кулланган икән.
Эчкән кешене шайтан котырта, диләр бит, ир белән хатын арасында бәхәс чыккан. Кызу канлы ир, сүзен өскә чыгаруның бүтән әмәлен тапмагач, хәләл җефетен кыйнаган.
Хәзер аның "суынырга" вакыты җитәрлек: кылган җинаяте өчен 10 еллап гомерен рәшәткә артында үткәрергә туры киләчәк.