Кичә Стәрлетамак шәһәренең бер йорт подъездында 15 яшьлек баланың гәүдәсе табылган. Аңа өенә кайтып килгән Светлана юлыга.
—Ул баскыч мәйданында ята иде. Авызыннан кан ага. Мин йөгереп килеп пульсын капшап карадым. Миңа малай җылы кебек тоелды. Шунда ук ашыгыч ярдәм, полиция чакырттым. Табиблар ун минуттан соң килеп җитте, ләкин бала үлгән булган инде. Монда беркем дә гаепле түгел, тик үзе генә, диделәр...
Үсмер шушы урыннан берничә квартал ераклыкта яшәгән. Якынча фаразлар буенча, ул агулы газ иснәп үлгән булырга тиеш. Танышлары да аның шундый гадәте булу турында белдергән.