+7 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
26 Сентября 2018, 10:30

“Гаилә ялы”на гаиләгез белән рәхим итегез!

29 сентябрьдә Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы ата-аналар һәм балалар өчен “Гаилә ялы” оештыра.

Добавить в предпочтительные источники Google
“Әти-әни булу гыйлеме” дип аталган әлеге чарада ата-аналар өчен психологик лекторий оештырыла. Анда белгечләр балага ничек бакчага өйрәнеп китү; каникуллардан соң ничек укый башлау; балага белемгә омтылуда ничек ярдәм итү; әти-әни һәм бала мөнәсәбәтләрен ныгыту турында сөйлиячәк. Биредә һәркемгә психологларга сорау бирергә һәм үзен кызыксындырган темага консультация алырга мөмкин булачак.

“Гаилә ялы”ның яшь кунаклары өчен иҗади конкурслар һәм аң-белем бирүче осталык дәресләре оештырыла.

Чара “Родина” кинотеатры (Ленин урамы, 42) адресы буенча, көндезге сәгать 1дән 4кә кадәр узачак.