Парламентарий фикеренчә, ир белән хатынның бер-берсенең гаджетларына керә алу проблемасы закон белән теркәлгән булырга тиеш. Чөнки кешенең телефон, компьютерында конфиденциаль шәхси һәм хезмәт мәгълүматы ята. Тормыш иптәшеңнең смартфонына аның рөхсәтеннән башка кергән өчен Җинаять кодексының бөтен катгыйлыгында җәза бирелергә тиеш, чөнки бу кешенең шәхси тормышына кысылу, дип саный Петров.
Үз фикерләрен депутат җыелышта тикшереләчәк закон проектында чагылдырган.