+11 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
28 Сентября 2018, 07:46

Коллекторларны да йөгәнләү әмәле бар

“Финколлект” коллекторлар оешмасы гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау турында закон таләпләрен бозган өчен суд алдында җавап бирәчәк.

Добавить в предпочтительные источники Google
Телефоннан шалтыртып җанына тигәч, аларга зарланып, суд приставлары идарәсенә бер ханым шалтырата. Идарә белгечләре, челтәрле элемтә операторларына мөрәҗәгать итеп, телефоннан сөйләшүләр турында мәгълүмат ала. Алынган җаваплар гариза бирүченең дәгъвалары дөреслеген раслый һәм бу “Финколлект”ны административ җаваплылыкка тарттыру өчен нигез була. Бөтен материаллар да судка җибәрелгән.

Исегезгә төшерәбез, законга ярашлы, бурычлыга коллекторлар көненә — бер, атнасына — ике, аена сигез тапкырдан да артыграк шалтырата алмый. Әгәр дә аларның гамәлләре хокукларыгызны боза икән, Суд приставлары идарәсенә мөрәҗәгать итегез.