Бүген республикада 1 миллион 800 мең пенсионер исәпләнә, шуларның 200 меңе эшли. Әле ике эшләүче кешегә бер пенсионер туры килә. Пенсия законнарына төзәтмәләр кабул ителеп, пенсия яшен үзгәрткән очракта, 2030 елга бу нисбәт янә өч эшләүчегә бер пен-сионер дәрәҗәсендә булачак.
Икътисади хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасы мәгълүматларыннан күренүенчә, эшләүче пенсионерлар саны арытаба да артачак — бу тенденция бик күп илләрдә күзәтелә. Гомер озынлыгы акрынлап үсә, димәк, өлкән яшьтәге кешеләр өлеше дә арта. Шуңа да бүген пен-сионерларның мөмкин кадәр актив тормыш алып баруы — кулларыннан килгән эшне башкаруы, белемнәрен күтәрүе, сыйфатлы медицина һәм социаль хезмәтләрдән файдалануы мөһим.
“Бердәм Русия” партиясенең “Өлкән буын” федераль проекты да шушы максатка юнәлтелгән. Ул былтыр старт алды һәм биш елга исәпләнгән. Проект кысаларында картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортларга чиратлар бетере-лә, социаль хезмәтләндерү учреж-дениеләре яңартыла. Активистлар пенсионерларга мошенниклардан саклану чаралары турында аңлата, компьютерда эшләргә өйрәтә, шәхси ихаталарны төзекләндерә. “Яшьләр — өлкәннәргә, өлкәннәр — яшьләргә” юнәлешендәге волонтерлар хәрәкәте үсешә.
— Башкортстанда өлкән кешеләргә лаеклы тормыш шартлары булдыру җәһәтеннән зур эш алып барыла, — ди “Өлкән буын” проектының төбәк иҗтимагый со-веты рәисе Альбина Бурангулова. — Аеруча медицина хезмәтләндерүе сыйфатын күтәрүгә зур игътибар бирелә. Федераль җыелышка Юлламасында Президент Владимир Путин илдә уртача гомер озынлыгын 80 яшькә җиткерү бурычын куйды. Әле уртача гомер озынлыгы 72,5 яшь булуын исәпкә алганда, гериатрия медицинада өстенлекле юнәлешләрнең берсенә әверелергә тиеш. Башкортстан гериатрия хезмәте үсеше буенча сынау төбәкләре исәбенә керде. Республика дәваханәләрендә — гериатрия бүлекләре, ә поликлиникалар каршында гериатрия кабинетлары булдырылды. Гомумән, проект сәламәтлек саклау һәм социаль яклау органнары тарафыннан озайлы медицина ярдәменең бердәм системасын булдыруга юнәлтелгән.
Думада хуплау тапты
Дәүләт думасы депутатлары пенсия яше алдында торучы гражданнарның хокукларын яклауга юнәлтелгән закон проектына төзәтмәләрне икенче укуда хуплады. Аңа ярашлы, пенсиягә чыгарга биш ел калган кешене һөнәри яктан яраксыз булганы өчен генә эштән бушатырга мөмкин булачак. Әгәр дә ул нигезсез эшкә алынмый яисә эштән бушатыла икән, җитәкчегә 200 мең сумга кадәр яисә 18 хезмәт хакы күләмендә штраф салыначак. Ягъни гаеплегә 360 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр яный.
Шундый бүлекләрнең берсе “РЖД” җәмгыятенең Сәламәтлекне тергезү медицинасы һәм тернәкләндерү буенча юл үзәгендә ачылган. Ул 40 урынга исәпләнгән, пациентларның уртача яше 75-80 яшь тәшкил итә. Авырулар ике һәм өч урынлык, ә хәрәкәт итү мөмкинлеге чикләнгән пациентлар югары уңайлылыктагы палаталарга урнаштырыла. Бүлекчә планлы гериатрия медицинасы ярдәме, шулай ук дәваланып бетү, башка стационарларда көчле дәвалану курсыннан соң, медицина һәм социаль-көнкүреш тернәкләндерүе үтү өчен тәгаенләнгән.
Республикада яшьләргә үрнәк булырлык дәрәҗәдә актив эшчәнлек алып баручы өлкән буын вәкилләре байтак. Салават мәгариф һәм һөнәри технологияләр колледжының физик тәрбия җитәкчесе Миңлегөл Янбаевага 60 яшь. Энергиясе ташып торучы, тормышны яратучы ханым хаклы ялга китәргә җыенмый да. Аның тулыканлы тормыш белән яшәү рецепты актив эштә һәм яшьләр белән аралашуда. Өстәвенә, Миңлегөл Янбаева Салават шәһәре пенсионерларының спорт җыелма командасы капитаны булып та тора.
— Мин күп еллар физкультура укытам. Студентлар белән эшләгәндә һәрвакыт яшьләргә тиңләшергә, алар белән бер дулкында булырга туры килә. Шул ук вакытта район социаль үзәгендә сәламәтлек төркемен алып барам, пенсионерлар белән шөгыльләнәм, өлкән кешеләрне актив тормыш рәвешенә җәлеп итәм. Еш кына студентлар һәм өлкән яшьтәгеләр белән берлектә күнекмәләр үткәрәм. Мондый аралашу ике як өчен дә кызыклы һәм файдалы. Эшемне яратам, ул миңа күңел күтәренкелеге, дәрт бирә. Күпләр вакыт җитмәүгә зарлана. Монда иң мөһиме — ялкауланмаска һәм көнеңне дөрес планлаштырырга кирәк. Мәсәлән, телевизор артында утырганчы, бер сәгать-сәгать ярым физкультура белән шөгыльләнергә яисә паркта йөрергә киңәш итәм. Сәламәтлегеңне даими кайгыртканда, “көмеш” яшьтә дә көчеңнән күп нәрсә киләчәк. Безнең җыелма команда Пенсионерлар спартакиадасында өченче ел рәттән призлы урыннар яулый.
Хәзер ялгыз өлкән кешеләрнең үзләрен карарга алган гаиләләрнең тулы хокуклы әгъзасы булу мөмкинлеге бар. 2016 елның декабреннән “Башкортстан Республикасында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны карауга алган гаиләләр турында” 432-з санлы закон гамәлгә керде.
Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгыннан белдерүләренчә, мондый гаиләләр өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар өчен картлар йорты кебек стационар учреждениеләргә альтернатива булып тора. Законга ярашлы, гаилә өлкән яшьтәге кешене һәм инвалидны үзенә яшәргә алырга мөмкин. Аларга стационар социаль хезмәтләндерү оешмаларында яшәүчеләр яисә социаль хезмәт алырга чиратта торучылар гына түгел, даими карауга мохтаҗ булган ялгыз өлкәннәр һәм инвалидлар да кабул ителә ала.
Өлкән яшьтәге кеше һәм инвалид үзләрен кабул итүче гаиләгә тапшырган акча җан башына исәпләнгән уртача керемнең 75 процентыннан артырга тиеш түгел. Ай саен бу акчаны ничек тотыну турында отчет бирелә. Документка, шул исәптән, өлкән кеше дә кул куя. Бу гаиләдә өлкән кешене яисә инвалидны караган кешегә шулай ук ай саен 6200 сум күләмендә акчалата пособие түләү каралган. Гаиләгә 80 яшьтән өлкәнрәк кеше яисә 1 группа инвалиды кабул ителгән очракта исә, законда каралганча, бу түләүләр 30 процентка арттырыла. Әйткәндәй, өлкән кешене һәм инвалидны стационар учреждениедә тоту аена 16 мең сумга төшә. Әлеге вакытта Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгына караган гомум типтагы биш интернат-йорт, шулай ук аларның республика буенча урнашкан 29 бүлекчәсе эшләп килә. Гомумән алганда, социаль хезмәтләндерү дәүләт стационар учреждениеләре ике меңгә якын кешегә исәпләнгән.
Бүген республикада 80 гаиләгә 84 кеше урнаштырылган. Ел ахырына өлкән кешеләр һәм инвалидларны кабул иткән гаиләләр санын 124кә җиткерү планлаштырыла.
Республиканың гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры урынбасары Ольга Кабанова белдерүенчә, мондый гаиләләр институтын үстерү өлкән кешеләргә уңайлырак тормыш шартлары булдыруга, аларның тормыш сыйфатын күтәрүгә, үзара ярдәмләшү традицияләрен ныгытуга һәм, аеруча авыл җирендә, ялгызлыкны кисәтүгә булышлык итәчәк.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.Ташламалар сакланачак
7 сентябрьдә республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов “Сугыш, хезмәт һәм Кораллы Көчләр ветераннары турында” Башкортстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында” Законга кул куйды. Моңа кадәр төзәтмәләр Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары тарафыннан хупланды. Элегрәк социаль ярдәм чаралары гражданнарга пенсиягә чыккач күрсәтелә иде. Законның яңа редакциясенә ярашлы исә 55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар һәм 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар, пенсиягә чыгу-чыкмауларына карамастан, түбәндәге ташламаларны алачак:
— хезмәт ветераннарына торак бинага һәм коммуналь хезмәтләргә түләүдә айлык акчалата компенсацияләр;
— хезмәт ветераннарына айлык акчалата түләүләр;
— дәвамлы эш стажы булган ветераннарга айлык акчалата түләүләр;
— мактаулы исемнәре һәм аерым хезмәтләре булган ветераннарның пенсияләренә өстәмәләр.
Закон Башкортстан Республикасы бюджеты исәбенә гамәлгә ашырылачак.