Аның киемнәре 21 сентябрь көнне диңгез ярындагы пляждан табып алынган. Бактың исә, ул, су коенып чыккан да, такси алып, икенче шәһәрдә яшәүче танышы янына киткән булган икән.
Ә киемнәрен... яр буенда онытып кына калдырган. Бу вакытта полиция хезмәткәрләре һәм волонтерлар ничәмә көн буе аны эзләгән. Уйланмый эшләнгән бер адымы аркасында ул күпме кешене борчуга салган.