+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
1 Октября 2018, 07:27

Имин картлык телибез!

Бүген — Халыкара өлкәннәр көне. Ул, БМОның Генераль Ассамблеясы карарына ярашлы, 1991 елдан алып ел саен шушы көнне билгеләнә. Бәйрәмнең максаты — җәмәгатьчелек игътибарын өлкән кешеләр проблемаларына җәлеп итү.

Добавить в предпочтительные источники Google
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы классификациясе буенча, 60-74 яшьтәге кешеләр — өлкән, 75-89 яшьтәгеләр — карт кешеләр исемлегенә керә. 90 яшьтән узучылар озак яшәүчеләр, дип атала.

Башкортстанда 796 мең өлкән кеше яши. Шуларның 15 меңе — 90 яшьтән өлкәнрәк. Республикада 1 миллион 800 мең пенсионер исәпләнә, шуларның 200 меңе эшли.

Без аларның барысын да бүгенге бәйрәмнәре белән котлыйбыз һәм исәнлек-саулык, имин картлык телибез!