Белорет металлургия заводы эшчесе кан тапшыру станциясенә киткәнче, кайчан, кайда булачагын әйтеп, гариза язып калдырган була. Ләкин икенче көнне цехка эшкә килгәч, ул үзенең эштән бушатылганлыгын аңлый. Җитәкчелек бер көн элек эш урынында булмаганы өчен шундый карар чыгарган.
Закон буенча кан тапшырган көнне донорга ял бирелергә тиеш. Эштән куылган ир судка мөрәҗәгать иткән. Шул вакытта ул эшләгән цехның ниндидер могҗиза белән исеме алыштырылган булып чыга.
Республика Югары суды хезмәткәргә башка цехтан шундый ук эш бирүләрен таләп иткән. Административ җаваплылыкка тарттыру белән янагач кына, иргә эш урыны биргәннәр.