+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
1 Октября 2018, 08:50

Уфалыларның ипотекасын ТНТ каналы түләячәк

Өч ай дәвамында!

Добавить в предпочтительные источники Google
ТНТ каналында сентябрь буена ипотека түләүче гаиләләр арасында «САШАТАНЯ оплатят твою ипотеку» конкурсы барды.

Бәйгедә Уфада яшәүче пар - Кирилл Глазков һәм Алина Плешанова җиңүчеләр булды. Алар 25 биремне дә үтәп, югары бал җыйган. Бәйгенең бер этабында клип төшерергә кирәк булган. Безнекеләр монысын да булдырган!

Гаилә ай саен фатирлары өчен банкка 30 мең сум түли. Хәзер инде аларның ипотека бурычын өч ай дәвамында телеканал түләячәк. Ни дисәң дә, 90 мең сум акча аз түгел!