+13 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
1 Октября 2018, 08:09

Утта һәлак булганнар

Бүген иртәнге сәгать 6да янгын сүндерүчеләр Ярмәкәй районы Елан-Чишмә авылында агач йорт януы хакында хәбәр алган. Фаҗига урынына тиз генә барып җиткәннәр. Биредә 5х4 метрлы өйне ут ялмаган.

Добавить в предпочтительные источники Google
Янгын 20 минут эчендә сүндерелгән.

Йорт хәрабәләрен актарганда, янгын сүндерүчеләр ике мәет тапкан. Аларның берсе - ир-атныкы, икенчесе хатын-кызныкы булып чыккан.

Тагын да шуны әйтергә кирәк: әлеге йортта электр да, газ да булмаган. Янгын нәрсәдән чыккан - тикшерүчеләр моны ачыклау өстендә эшли.