+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
4 Октября 2018, 06:04

Авырыйсызмы? Самолетта очмагыз!

Русиядә, пассажирларның хәле авыраю сәбәпле, ай саен 15 самолет ашыгыч рәвештә җиргә төшәргә мәҗбүр. Кичә шундый хәл Уфа аэропортында булган. Бакудан Сургутка очучы самолет, бер пассажир аңын югалту сәбәпле, Уфа аэропортына төшеп утырган.

Добавить в предпочтительные источники Google
Шушы елның 7 аенда самолетта очкан вакытта 15 пассажир үлгән.

Былтыр илдә очыш барышында пассажирларга 287 тапкыр ашыгыч ярдәм күрсәтелгән, 143 очракта экипаж самолетны запас аэродромга утырту яисә очып киткән аэродромга кире кайту турында карар кабул иткән. 20 очракта пассажирның үлеме теркәлгән: 18 пассажир - йөрәк-кан тамырлары авыруы, икесе онкологик чир нәтиҗәсендә үлгән.

Былтыр аэропортларда 38 пассажир вафат булган.
Авиация табиблары авыру кешеләрне самолетларда очмаска үгетли.