Кытайда яшәүче урам җыештыручы чүп-чар савытында 150 мең юань (якынча 1,4 миллион сум) акча тапкан һәм хуҗасына кайтарган.
Акча хуҗасы җыештыручыны акчалата бүләкләргә уйласа да, ул моңардан баш тарткан.
Полиция хезмәткәрләре тиз арада акчаның урындагы бизнесменныкы икәнен ачыклаган. Бизнесменның офисында эшләүче җыештыручы, чүп дип уйлап, төргәкне чыгарып ташлаган була.
Акча хуҗасы намуслы җыештыручыга 192 мең сум акча тәкъдим иткән. Бу - җыештыручының еллык хезмәт хакы.
Сез әлеге җыештыручы кебек булдыра алыр идегезме?