Чара Ниязбай Сәлимовка нәкъ 60 яшь тулган матур юбилее көнендә үткәрелде. Юбилярны котларга иҗатташ дуслары, якташлары, иҗатын сөючеләр, ихтирам итүчеләр, кунаклар, студентлар җыелды.
Бәйрәмне Башкортстанның атказанган артисты Сәйдә Ильясова моңлы җыр белән ачып җибәрде.
– Укытучы иҗаты хакында сөйләү җиңел түгел, – дип сүз башлады шагыйрь Салават Әбүзәров. – Ниязбай Булатбай улы безне әдәбиятка җитәкләп алып килде. Әдәби берләшмә оештырды, безне җыйды, туплады. Мин армия хезмәтеннән кайтып, Стәрлетамак химия заводына эшкә керергә йөргәндә ул мине район гәзитенә алып китте. Аның фатыйхасы белән матбугат өлкәсенә кереп киттем. Ниязбай Сәлимовның башкарган бихисап соклангыч эшләре, фидакарь хезмәте халкыбызның күз алдында. Ихлас, ярдәмчел кеше. Тормышның үзәгендә кайнаучы шәхес ул.
Салават Нәзир улы Ниязбай Сәлимовның иҗатына да кыскача байкау ясады. Яңа чыккан шигъри җыентыгында шагыйрьнең эчке дөньясының чагылыш табуы, тормышчан әсәрләр булуы хакында сөйләде.
– Бүгенге чараның нәкъ шушы китапханәдә үтүенә шатмын. Мин һәрвакыт Зәки Вәлиди рухы белән яшәдем һәм яшим, – диде Ниязбай Булатбай улы. – “Телне, динне саклагыз, милли кадрлар әзерләгез!” – шушы әманәтенә таянып яшим.
Бәйрәмгә килгән БДПУ студентлары, шагыйрьнең дә, башка әдипләрнең дә шигырьләрен сөйләп, кичәгә ямь өстәде.
Мифтахетдин Акмулла исемендәге БДПУ доценты, филология фәннәре кандидаты Зөләйха Хәбибуллина, Ниязбай Булатбай улын котлап, аның икенче яңа китабы – “Шәхесләр иңендә – халкым язмышы” хакында сөйләп китте.
Кичә барышында юбилярны Башкортстанның Милли архивыннан, республиканың Диния нәзарәтеннән вәкилләр, шагыйрьләр, язучылар, дуслары, якташлары тәбрик-ләде, җылы, фәһемле чыгышлар белән чараны ямьләде.
Ләйсән Якупова.