-3 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
5 Октября 2018, 07:10

Укытучы һөнәренең популярлыгы арта

Һөнәри бәйрәмегез белән!

Добавить в предпочтительные источники Google
Укытучы һөнәре белән республиканың вакансияләр базарында кызыксыналармы? Биредә аңа ихтыяҗ бармы? HeadHunter компаниясе үткәргән тикшеренүләр буенча, һөнәрнең популярлыгы соңгы елларда артуы билгеле.

Соңгы елда кызыксынучылар ике тапкыр диярлек арткан. Иң күбе белем бирү учреждениеләре (23%) һәм халыкка хезмәт күрсәтүче компанияләр (4%) укытучыларны эшкә чакыра.

Белгечлекләргә килгәндә, гуманитар өлкәдә белем бирүчеләргә өстенлек бирелә. Вакансияләр базарында ихтыяҗның 40 проценты аларга туры килә. Ә информатика белгечләренә - 24 процент, инженерлык фәненә караучыларга - 21, математика укытучыларына 9 процент туры килә.