+9 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
9 Октября 2018, 08:31

“Без – чемпионнар!” – һәркем өчен

Серафимовка балалар йорты-интернатында инклюзив фестиваль үтте.

Добавить в предпочтительные источники Google
Биредә һәркем, сәламәтлек торышы нинди булуга карамастан, күңеленә хуш килгән шөгыль таба алды. Программа озынлыкка сикерү, җиңел атлетика һәм каршылыклар эстафеталары, мини-футбол һәм дартс кебек спорт төрләрен үз эченә алды.

Акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йорт мәйданчыгында анда тәрбияләнүчеләр белән Серафимока 1нче һәм 3нче мәктәпләре укучылары берлектәге командаларга оешты. Һәркем үз осталыгын күрсәтте.

Дәүләт думасы депутаты, 13 тапкыр Паралимпия уеннары чемпионы Рима Баталованың “Милләт яшьлеге” фонды, Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы тарафыннан оештырылган инклюзив фестивальнең төп максаты – балаларны берләштерү булды.

Фестиваль Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы субсидиясе исәбенә гамәлгә ашырылучы программа кысаларында үтте.

– Мөминлекләре төрле булган кешеләрнең шик-куркусыз, яхшы мөнәсәбәттә үзара аралашуы мөһим дип исәплим, – диде Рима Баталова. – Инклюзив фестиваль сәламәт балалар өчен аеруча мөһим. Алар үзләре янында игътибар, ярдәм, кайгыртуга мохтаҗ, шулай ук уйнарга, аралашырга, тормыштан ямь табарга теләгән, үзенчәлекле яшьтәшләре яшәвен белергә, аларның да тугры дус, кызыклы әңгәмәдәш була алуын аңларга тиеш.

Чарада мәгариф министры урынбасары Әлфия Галиева, Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау, Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыклары вәкилләре катнашты.

Фестивальнең ахырында барлык катнашучылар да бүләкләр алды.