Яшь буынга һөнәри юнәлеш бирү проблемасы ак-туальләшә бара. Югары сыйныф укучыларының күбесенә һөнәри үсеш юнәлешен билгеләү кыенга туры килә. Шуңа күрә Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы тарафыннан оештырылган “PROFФЕСТ”-ның әһәмияте зур.
Фестивальдә меңләгән мәктәп укучысы катнашты. Аларның һәркайсы нинди дә булса һөнәр иясе булып карый алды.
– Биредә тәкъдим ител-гән тренажерлар сезгә булачак һөнәрегезне сайларга, күңелегезнең нәрсәгә ятуын аңларга, сәләтегезне ачыкларга ярдәм итәчәк, — диде Премьер-министр урынбасары Евгений Гурьев чараны ачу тантанасында.
Фестивальдә катнашучыларны гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова да сәламләде.
– Фестивальдә тәкъдим ителгән барлык тренажерларны да сынап карагыз, — диде ул. Мәктәп тәмамла-ганнан соң башка төбәкләргә укырга китсәгез дә, һичшик-сез, туган якка әйләнеп кайтыгыз. Республика сезне көтә, бездә яраткан эшеңне табу һәм бәхетле булу өчен мөмкинлекләр күп!
Фестивальдә хезмәт базарында бүген абруйлы саналучы 70 юнәлеш һәм белгечлек тәкъдим ителде: эретеп ябыштыручылар, химик-лаборантлар, монтерлар, шәфкать туташлары, фельдшерлар, агач эшләре осталары, кран машинистлары, ветеринарлар һәм башкалар. Ике көн дәвамында биредә булачак һөнәреңне сайлауда ярдәм-киңәш алырга, тренажерларны үзләштерергә, республиканың әйдәүче предприятиеләре һәм уку йортларының махсус техникасын карарга була иде.
Укучылар экскаватор, йөк краны һәм автомобильләр тренажерлары белән аеруча кызыксынды. Малайлар,
“КамАЗ” руле артына утырып, виртуаль шәһәр урамнарында йөрергә, автокран ярдәмендә “йөкне” күчерергә һәм экскаватор белән “траншея казырга” омтылды. Үзләрен янгын сүндерүчеләр ролендә сынап карарга хәтта кызлар да килгән иде.
Эре предприятиеләр уку-чыларга чын эш җиһазларын тотып карарга, махсус кием-нәр кияргә мөмкинлек бирде. “Транснефть-Урал” җәмгыяте стенды белән кызыксынучылар торбаүткәргеч транспорты, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручылар, нефть һәм нефть продуктлары буенча химик анализ лаборантлары, электр җиһазларын ремонтлау һәм хезмәтләндерү буенча электромонтерлар, нефть продуктларын кудыру станцияләре операторларының эше һәм хезмәт шартлары турында белә алды. Компания техник ярдәм күрсәтүче ремонт автомобилен, нефть продукт-ларының сыйфатын контрольдә тотучы мобиль лабораторияне, нефтьне анализлаучы аппаратураны һәм операторның эш урынын күрсәтте.
“БЭСК” җәмгыяте экспозициясе янында укучылар электр энергетикасына кагылышлы һөнәрләр турында тулы мәгълүмат, хезмәт базарында кирәкле һөнәрләр, вакантлы эш һәм стажировка урыннарын эзләү технологияләре турында белә алды.
“Газпром трансгаз Уфа” җәмгыяте күчмә лабораториясен күрсәтте. Укучылар торбаүткәргечләрдә корро-зиянең һәм эретеп ябыштыру кимчелекләренең ничек тикшерелүен күрә һәм белә алды. Инженер-техник үзәге-нең метрология лабораториясе белгечләре укучыларны метролог һөнәре белән таныштырды.
Марина БАРДАКОВА,
Вячеслав ТАНГАЕВ.