+9 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
10 Октября 2018, 14:00

Бәйрәмне яхшы күрсәткечләр белән каршылыйбыз!

«Башкортостан» концерт залында Республика көнендә багышланган тантаналы җыелыш узды. Анда республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов, Хөкүмәт әгъзалары, депутатлар, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, республиканың хөрмәтле һәм шәрәфле шәхесләре катнашты.

Добавить в предпочтительные источники Google
Рөстәм Хәмитов җыелучыларны шушы бәйрәм белән котлады һәм республиканың социаль-икътисади хәленә байкау ясады.

— Бәйрәмне яхшы күрсәткечләр белән каршылыйбыз. Икътисад тотрыклы үсештә, барлык социаль бурычлар вакытында һәм төгәл үтәлә, — диде ул һәм һәр тармакка аерым тукталды.

Республика бюджетының 80 процентка кадәр өлеше социаль бурычларны үтәүгә юнәлтелә. Быел уртача хезмәт хакы 32 мең сумнан арткан. Минималь хезмәт хакы яшәү минимумы белән тигезләштерелде. Эшсезлек дәрәҗәсе кими.

Былтыр социаль өлкәгә 43,5 миллиард сум акча юнәлтелгән. Бу күрсәткеч буенча без Русиядә — алдынгы урыннарның берсен, Идел буе федераль округында беренче урынны билибез. Мәдәният, спорт, туризм буенча да телгә алырлык уңышлар бар.

Тантаналы җыелыш зур концерт белән тәмамланды.