Үз ихатасында авыл хуҗалыгы продукциясе җитештергән гап-гади авыл кешесе анда үз товарын сата аламы? Район үзәгендә ике урында — үзәктә һәм “Көньяк” микрорайонда эшләп килүче “Базар” җәмгыяте директоры Гөлнара Шакирова белән әңгәмәне дә мин нәкъ шул сораудан башладым.
— Авыл хуҗалыгы юнәлешендә эшләүче базарларыбызның ишеге һәркем өчен ачык, — дип җавап бирде Гөлнара Мирһади кызы һәм базар тәртипләре белән таныштырып үтте: — Шәхси ихатасында җитештергән продукция белән һәркем базарда сату итә ала. Алардан символик суммада аренда хакы алына. Бүгенге көндә базарда башлыча өлкән яшьтәге әби-апалар сату итә. Алар сөт ризыклары, йомырка, үзләре үстергән яшелчә-җимеш, табигать хәзинәләрен сатуга алып чыга.
— Еш кына үз ихатасында авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр: “Тир түгеп үстерүең белән-мени ул? Сатып булмагач...” — дип зарлана. Ә нишләп соң алар үз продукциясе белән базарга килми?
— Кайберәүләр әнә шул символик аренда бәясен түләмәс өчен безгә мөрәҗәгать итми. Икенчеләр, җитеш-терелгән продукцияне сатып бетерүне кулай күрә. Өченчеләр базарда сату итәргә кыенсына.
— Элек базарда ит сатучылар күп иде. Хәзер алар күренми.
— Әйе, күренми, чөнки мал чалучыларга карата таләпләр үзгәрде. Хәзер ит сатарга теләүчеләр малын чалу цехларына алып барып эшкәртергә, тиешле анализлар алдыртырга тиеш. Шуннан соң гына базарга кереп сату итеп була. Ә бу бик мәшәкатьле һәм чыгымлы эш. Мисалга, Татыш авылы бездән — район үзәгеннән 50 чакрым ераклыкта урнашкан. Малын чалу цехына алып килү өчен махсус машина ялларга, аңа билгеле сумма түләргә кирәк. Цех малны бушка гына суеп бирми, әлбәттә. Анализ өчен дә түләргә кирәк. Әмма болар — закон таләбе һәм, тәү чиратта, азык-төлек хәвефсезлеген тәэмин итүгә юнәлтелгән чаралар.
— Ә сөт ризыклары белән хәл ничек?
— Анысын күпләп алып чыгалар. Чөнки сөт продукциясеннән башка бер көн дә торып булмый. Район халкы да, шәхси ихаталардан китерелгән сөт продукциясенә өстенлек бирә. Базарда шушы төр продукция, ни-гездә, иртүк сатылып бетә.
Биредәге хаклар һәм базарның эчке кануннары белән танышу ниятеннән рәтләр буйлап киттем.
Югары Яркәйнең нәкъ уртасында урнашкан “Үзәк” базарда җаның теләгән әйберне сатып алырга була. Мин базар белән якыннан танышуны чират җыелган урыннан – сөт сату ноктасыннан башладым. 1,5 литрлы кавырсын шешәләргә тутырып сөт сатып торган Луиза Сабирова белән сөйләшәм.
— Безнең базар янында сату итә башлавыбызга 1 генә ел әле. Югары Яркәйдән 12 чакрым ераклыкта урнашкан Этәй авылыннан киләбез. Шәхси ихатабызда 12 баш сыер малы тотабыз. Әлеге вакытта шулардан 70 литрлап сөт савып алабыз һәм шул сөтнең барысын да иртән-иртүк бирегә алып киләбез. 11гә кадәр сөтебезне сатып бетереп кайтып китәбез. Якшәмбе көнне базар эшләми. Ул көнне савылган сөттән каймак аертып, эремчек ясап, дүшәмбегә янә базарга киләбез. Сәгать 9нчы яртыга базарга килеп сату итәр өчен иртәнге 5тә үк йокыдан торабыз. Шәхси ихатада җитештерелгән продукцияне халык-ның яратып алуына, даими клиентларыбыз барлыкка килүенә сөенәбез, — ди Луиза Сабирова.
Әйе, тырышсаң, акчасы да, ашы да була. Яшь кенә булсалар да, шуны тирәнтен аңлаган Сабировлар киләчәктә мал санын тагын да арттыру уе белән яналар, мини-ферма төзергә хыялланалар.
Аларга ниятләренең чынга ашуын теләп, алга атлыйм һәм алма сатучылар янында тукталам.
Әниле-кызлы Әлфия һәм Гөлназ Габидуллиналар Андреевкадан кил-гәннәр. Район халкына “антоновка” алмалары тәкъдим итәләр. Хакын да әлләни кыйммәт куймаганнар.
— “Антоновка” — сентябрьдә өлгерә торган сорт. Алмаларны, га-дәттә, кышка сакларга куяр өчен алалар. Шуны күз уңында тотып, без аларны кичтән йомшак бияләйләр киеп, агачтан җыеп тутырабыз. Гадәттә, үзебез суган капчыкларына тутырып саклыйбыз. Башкаларга да шулай эшләргә киңәш итәбез. Шулай һава сулап торса, кар базында ул мартка кадәр саклана, — ди тәҗрибәле бакчачы Әлфия Габидуллина.
Әлфия апа белән Гөлназга алмаларының тиз арада сатылып бетүен теләп алга таба атлыйм һәм кипкән мәтрүшкә, миннек, дару үләннәре белән сату итүче Рамил абый Локманов янына тукталам. Башта хаклар белән кызыксынам.
— Мәтрүшкә — 80, миннек —100 сум, — дип тезеп китә сатучы абый .
Базар яны территориясендәге хаклар һәм сату итүчеләр белән танышып чыкканнан соң, ихатада түбәсе ябулы урында сату итүче Оркыя апа Шәйхәйдәрова янына тукталам.
— Үзем җитештергән продукция белән базарда 20 елга якын сәүдә итәм. Шушында басып торгач, көннең үткәнен сизми дә калам. Базарга инвалид булуына карамастан, шәхси ихатасында сөтен-маен җитештереп яшәгән кызыма ярдәм булсын, дип чыгам. Чөнки, нигездә, ул җитештергән продукцияне сатам, — ди Оркыя апа.
Базар ул элек-электән булган һәм булачак. Биредә һәрвакыт үзебезнең төбәктә җитештерелгән продукцияне сатып алып була. Миңа калса, киләчәктә базар продукциясенә сорау тагын да артачак әле. Чөнки халык хәзер табигый продуктларга өстенлек бирә. Ә аларны шәхси ихаталарда һәм базарлада табып була.
Венера МӘҖИТОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Илеш районы.