-3 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
10 Октября 2018, 21:00

Хезмәтегез өчен рәхмәт!

Республика көне алдыннан Авыл хуҗалыгы министрлыгының Колонналы залында хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырылды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов һәммәсен дә бәйрәм белән котлап, җылы теләкләрен җиткерде, төбәктә соңгы арада горурланырлык казанышларыбыз барлыгын да, башкарасы эшләребезнең күплеген дә билгеләде.
Югары бүләкләр алучылар чиксез шат һәм рәхмәтле булуларын белдерде.
– Спортка беренче адымнарым, беренче уңышларым Башкортстанда башланды. Зур хөрмәтегез өчен рәхмәт сезгә! – диде “Башкортстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены белән бүләкләнүче шорт-трек буенча Русия җыелма командасының спортчы-инструкторы Семен Елистратов.
Салават Юлаев орденына ия булган Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрының вокал буенча репетиторы Зөлфирә Бакирова, рәхмәт сүзләрен белдереп, киләчәктә дә республика хакына барлык көчен салып эшләргә вәгъдә бирде.
“Уфа” халыкара аэропортының генеральный директоры Александр Андреев бүген авиациянең алга китүен, бу юнәлешне үстерүнең мөһим булуын билгеләде.
Барлыгы 58 кешегә югары дәүләт бүләкләре тапшырылды.
– Сез барыгыз да миңа, министрлыкларга рәхмәт белдердегез, ә бит иң зур рәхмәткә лаек кешеләр сез – үзегез, – диде Рөстәм Хәмитов, нәтиҗә ясап. – Хөкүмәт – сезгә юнәлеш бирүче, эшне лаеклы башкаручылар – үзегез. Соңгы арада республикада югары нәтиҗәләргә ирешелә, моның өчен зур рәхмәт сезгә! Үзегезне, якыннарыгызны бәйрәм белән тәбрик итәм.

Ләйсән Якупова.