+1 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
12 Октября 2018, 06:49

Кушнаренкодан урланган акча Смоленскида табылган

Районның эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре өлгерлек күрсәтмәсә, каракның бүреге янмас иде.

Добавить в предпочтительные источники Google
Бер ханым телефон номерын алыштырырга булган. Иске сим-картасын алып ташлап, яңасын куйганда моңа кадәр булган номерга банк картасының да теркәлгән булуын истән чыгарган.


Аның кыска хәтерле булуыннан Смоленскида яшәүче берәү фадаланган. Ул әлеге номерны сатып алган булган. Мобиль банкка акча күчү турында смс-хәбәр килгәч, ул аны барып алган.

17 мең сум акчасы югалуын аңлап калган ханым район Эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать иткән. Аның эшен полиция капитаннары Илдар Яппаров белән Рөстәм Фәрхетдинов, өлкән лейтенант Алмаз Шәйхелисламов алып барган һәм каракның эзенә төшкән.

Анысы гаебен таныган һәм акчаны кайтарып биргән. Әмма аның закон алдында җавап тотасы бар әле.