+5 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
17 Октября 2018, 13:50

\"Мир\"ны талаганнар

Карак сәүдә үзәгеннән 350 мең сумлык товар урлап чыккан.

Добавить в предпочтительные источники Google
Уфада хокук сакчылары "Мир" сәүдә үзәгенә берничә тапкыр кереп, әйберләр урлаган ирне тоткарлаган.

Дежур бүлеккә берничә сәүдә ноктасы хуҗалары мөрәҗәгать иткән. Алар иртән эшкә килүгә, витриналарны кемнеңдер ачуын һәм товарлар югалуын җиткергән.

Ачыклануынча, 31 яшьлек ир төнлә сәүдә үзәге ишеген каерып кергән һәм 350 мең сумлык әйбергә хуҗа булган. Ул алар артыннан берничә тапкыр кереп чыккан. Бу аның беренче тапкыр гына җинаять кылуы түгел икән.