+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
18 Октября 2018, 12:00

Пассажирлар мәнфәгатен кем яклар?

Легаль булмаган маршрут автобусларын рейслардан алу гына проблемаларны хәл итә алырмы?

Добавить в предпочтительные источники Google
Дәүләт җыелышы-Корылтайда “Башкортстан Республикасы территориясендә халыкны автомобиль һәм электр транспорты белән хезмәт күрсәтүне оештыру турында”гы Законны куллану турында эшче төркемнең беренче утырышы булды.

Бу төркемне Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев төзеде. Төркемгә Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары Рөстәм Ишмөхәммәтов җитәкчелек итә.

Утырышта катнашучылар пассажирлар ташучы транспорт проблемасын этаплап хәл итүнең урынлы булачагын сызык өстенә алды. Моның өчен илнең башка өлкәләреннән тәҗрибә туплау урынлы булачак.

Әлеге өлкәдән эшкуарларны кинәт кенә тулысынча чыгару дөрес түгеллеге көн кебек ачык, чөнки бүген бездә меңнән артык малтабар әлеге бизнес төре белән шөгыльләнә. Аларның киләчәктә эшсез калуына да юл куярга ярамый.

- Бүген Уфада 116 маршрут буенча пассажир транспортлары хәрәкәт итә. Киләчәктә бу сан 95кә калачак. Димәк, ниндидер маршрутлар барыбер кыскартылачак, - диде чарада катнашучылар.

Рөстәм Рифат улы, әлеге мәсьәләләрне исәпкә алып, 6 ноябрьгә кадәр моңа кагылышлы проект әзерләнергә тиеш, дип белдерде.