Этил спиртының агу икәнлеген һәрберебез белә. Ышанмасагыз, энциклопедиягә күз салыгыз. Тикшеренүчеләрнең “Бер бокал кызыл шәраб гомерне озайта” дигән нәтиҗәләре безнең илгә бик туры килми, чөнки, кагыйдә буларак, бездә бер бокал белән генә чикләнмиләр. Еш кына мондый сүзләр шәраб сатучыларның тегермәненә су коя, чөнки алар шуның өчен акча түләгән.
Сыра җитештерүчеләр кеше-ләрне үз эчемлекләренең сәла-мәтлек өчен ни беләндер файдалы икәненә ышандырырга тырышмый да. Реклама тормыш рәвешен сата — ир-егетләр арасындагы дуслык, күңел ачу, шашлык, табигать... Симерү, бавыр циррозы, инфарктлар һәм яман шеш исә кадр артында кала.
Спорт — төрле эчү мәҗлесләренә менә дигән альтернатива. Туксанынчы елларда “Кем сыра артыннан йөгерә?” дип тинтерәт-кән яшьләрнең бүген чын марафоннарда катнашуы куанычлы хәл.
Спорт һәм сыра — туганнар түгел, ә капма-каршылыклы тө-шенчәләр. Ләкин Спорт министрлыгы ни өчендер киресен дәлилләргә тырыша. Чөнки күптән түгел шушы министрлык кабинетларыннан спорт ярышлары барганда стадионнарда сыра сатуны рөхсәт итүне закон белән ныгыту турында сүзләр ишетелә башлады. “Бу гади мәсьәлә түгел, ләкин без барлык кызыксынган якларны да канәгатьләндерәчәк һәм футбол гына түгел, бөтен Русия спортына хезмәт итәчәк тәкъдим әзерләячәкбез”, — диде спорт министры Павел Колобков.
Бу сүзләр, чыннан да, спорт министры авызыннан чыкканмы? Кеше спорт белән шөгыльләнгән стадионнарда, спорт залларында сыра сата башлаудан кемгә файда? Бу аларның сәламәтлегендә ничек чагылыр?
Сыра сәнәгатенең лоббистик мөмкинлекләре яхшы билгеле. Бу эчемлекне стадионнарга кайтарырга чакыручыларның бөтенләй риясыз икәненә сез ышанасызмы? Бик ышанасы килми.
Халыкны күпләп эчкечелеккә сабыштыру нәтиҗәләрен без әле дә татыйбыз. Ир-егетләрнең һәм хатын-кызларның гомер озынлыгы арасында зур аерма шуның нәтиҗәсе: туксанынчы елларда алкоголь хәтта балаларга да сатылды һәм рекламаланды. Русия әле алкоголь сөременнән арынып кына килә иде, аны яңадан шунда куып кертергә азапланалар.
“Европа тәҗрибәсе”нә сылтанырга кирәкми, ул да төрлечә була. Әйтик, Скандинавия илләрендә алкоголь сату һәм куллану катгый чикләнгән. Британия исә чаң кага: яшьләр һәм урта яшьтәге кешеләр эчкечелеккә сабыша, эчкечелек — Англия шәһәрләренең афәте.
Кайбер мәгълүматлар буенча, Русиядә соңгы 12 елда алкоголь куллану 40 процентка кимегән. Аңлашыла ки, әлеге агуны җитештерүчеләргә һәм сатучыларга бу хәл ошамый. Эчкечелеккә каршы көрәшне бүген туктату — ил мәнфәгатен сату ул. Ә сыраны спорт объектларына кайтару — көрәшне туктату, “Хөрмәтле русиялеләр, күбрәк эчегез!” дип чакыру.
Спорт министры Павел Колобков тарихка фехтование буенча чемпион буларак кергән инде. Инде хәзер стадионнарга “литрбол”ны кайтаручы чиновник буларак та истә калыр микән?
...һәм төнлә сатарга рөхсәт итмәкчеләр
Тагын бер яңалык: Русиянең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы банкадагы сыраларны төнлә сатуны рөхсәт итәргә ниятли. Ул моны алюминий җитештерүчеләргә ярдәм кирәклеге белән аңлата. Югыйсә, икътисади санк-цияләр аркасында Русия алюминий продукциясе җитештерүчеләре бу товарга ихтыяҗ кимүгә зарлана икән. Әлбәттә, сатучылар һәм сыра кайнатучыларның күпчелеге моңа шат. Төнге сатулар сырага ихтыяҗны 1 процентка арттырырга мөмкин. Ә төнге ларекларда сатуга рөхсәт булган очракта бу сан күпкә югары булачак.
2013 елда алкоголь сатуга чикләү кертелгәнче стационар булмаган (лареклар, киосклар) сәүдә нокталары сыраның 20 процентын сата иде. Табигый ки, ниндидер палаткалар кибеткә әйләнде, ә икенчеләре хәйләкәр-рәк булып чыкты һәм алкоголь сатуга лицензиясе булган кафеларга әверелде. Палатка иде, хәзер кафе, анда төнлә алкоголь сатарга һәм үзең белән алырга мөмкин. Шулай да ул чакта их-тыяҗ 10 процентка кимеде. Шул сәбәпле, алюминий банкалары җитештерү 8 процентка азайды.
Тәкъдим ителгән чаралар гамәлгә ашырылса, куллану артачак.
Әлеге министрлык тәкъди-меннән Русиядә заводлары булган Британия компаниясе нык отачак, дигән фикердә белгечләр. Русия алюминий компаниясе өчен аның нәтиҗәсе ул кадәр зур булмаячак, чөнки ул продук-циясенең 80 процентын экспортка чыгара. Былтыр АКШка бу җиңел металл 1,84 миллиард долларлык сатылган. Дөньяда төрү материалына бөтен алюминийның 16 проценты туры килә. Бу — фольга да, алкогольсез продукция өчен банкалар да. Русиядә исә алюминий савытлар популяр түгел, аларда сыраның 25 проценты гына сатыла.
Кыскасы, бу яңалыктан Британия компаниясе генә отачак. Сәламәтлек саклау министрлыгы күзлегеннән караганда, бөтенләй кире нәтиҗә булырга мөмкин: стационар булмаган нокталарда контрафакт сатуны контрольдә тоту авыр. Шул ук вакытта алюминийга төзелештә ихтыяҗ зуррак. Сыра сатучы киоскларга рөхсәт бирү урынына әлеге юнәлеш үстерелсә, күпкә файдалырак булачак. Янә дә алюминий гигантларына ярдәм итү өчен кече бизнесны һәм эшкәртү сәнәгатен үстерү, алюминий кулланучылар санын арттыру хәерле.