Искиткеч йорт Мәскәү янындагы элиталы “Грибово” поселогында урнашкан.
“Объект 105 сутый җирдә, урман янында, үз скважинасы, 300 квадрат метрлы мунчасы бар”, – дип язылган сату игъланында. 2500 квадрат метр мәйданлы өч катлы йорт архитектор Андрей Ченцов проекты буенча фин борысыннан төзелгән. Күз явын алырлык бакча, веранда, камин, хезмәтчеләр өчен бина – барысы да югары дәрәҗәдә. Өй эче, әлбәттә, авторлык проекты буенча заманча стильдә эшләнгән.
Кызыксындырмадымы, дуслар?