-3 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
19 Октября 2018, 07:23

Сөенче! Җылыта!

Синоптиклар безгә матур ял көннәре вәгъдә итә.

Добавить в предпочтительные источники Google
Бүген көндез һава температурасы 13 градуска кадәр күтәреләчәк.

Иртәгә республиканың төньяк районнарда бераз яңгыр явачак, көньякта коры булачак. Җир көньяк-көнбатыштан талгын, урыны белән төньяк-көнбатыштан исәчәк.

Һава температурасы төнлә - 1,6, көндез 10 градус, көньяк районнарда 13 градуска кадәр җылытачак.

Синоптиклар вәгъдәсенә күкләр дә колак салыр, дигән ышанычта булыйк. Ял көннәренебез матур үтсен, табигать кочагыннан, бакчалардан фоторепортажлар көтәбез сездән, хөрмәтле укучыларыбыз!