+9 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
18 Октября 2018, 21:00

Убырлы карчык та шелтә эләктергән

Заман афәтләренең кешелек өчен иң хәвефлеләренең берсе дип, әлбәттә, тирә-як мохитнең пычрануын атау дөрес булыр. Эчәр суыбыз, сулар һавабыз чисталыгын кайгыртуның никадәр мөһим икәнлегенә төшенмәсәк, бу эшкә кулдан килгәнчә үз өлешебезне кертмәсәк, якын киләчәктә, галимнәр фаразынча, 2025 елга, Җир шарының бихисап почмакларында халык бер йотым чиста суга тилмерәчәк, һаваның пычрануыннан сулыш алу органнары авырулары кискен артачак.

Добавить в предпочтительные источники Google
— Табигатьне яратучы шәхес тәрбияләү эше гаиләдән һәм балалар бакчасыннан ук башланырга тиеш, — ди Дүртөйле шәһәренең 10нчы “Ләйсән” балалар бакчасы мөдире Рәйсә Хаҗипова.
— Безнең коллектив сабыйларга экологик тәрбия бирү эшенә үтә җаваплы карый, эш планыбызда ел әйләнәсенә әлеге мәсьәләгә җитди игътибар бүленә. Тирә-як мохитне саклау проблемаларына балаларны гына түгел, аларның әти-әниләрен дә җәлеп итәбез. Махсус дәресләр вакытында нәниләргә мавыктыргыч итеп табигать, аның чисталыгы һәр кеше өчен мөһимлеге хакында бәян итсәк, өлкәннәр белән әти-әниләр җые­лышлары, төрле мәдәни чаралар кысаларында әлеге темага әңгәмә корабыз, макулатура, иске батарейкалар җыю бәйгеләре оештырабыз.
“Ләйсән” балалар бакчасында тәрбияләнүче­ләр Башкортстан Экология министрлыгының Нефтекама территориаль комитеты баш белгеч-эксперты Радим Вәлиев белән якыннан таныш. Аны балалар бакчасына еш чакыралар, ул тирә-як мохитне саклауның ни өчен һәр кешегә кирәк-леге хакында нәниләргә аңлаешлы һәм мавыктыргыч итеп сөйли, чара ахырында, гадәттә, кечкенә тамашачыларга әлеге темага багышланган чагу китаплар бүләк итә.
Көзге кояшлы көннәрнең берсендә “Ләйсән” балалар бакчасында чираттагы экологик чара узды. Бу юлы ул әкияти КВН рәвешендә оештырылган иде. Малайлар һәм кызлар, “Чык тамчысы” һәм “Нур” дип аталган ике командага бүленеп, табигать, аның кануннары, аны саклау мәсьәләләре өлкәсендәге белемнәрен күрсәтте. Бу көнне балалар бакчасының бәйрәмчә бизәлгән залында барлык җырлар һәм биюләр табигатьне саклауга багышланды.
Әкияти урман буйлап “сәяхәт иткәндә”, балалар теләсә кайда чүп ташлаучы Убырлы карчыкка табигатьне пычраткан өчен шелтә бирде, аңа моның нинди нәтиҗәләргә ките­рәчәге турында аңлатты. Барысын да төшенгән Убырлы карчык, әлбәттә, үзе артыннан барлык чүп-чарны тиз генә җыеп алды, башка беркайчан да алай эшләмәскә сүз бирде.
Кояш системасы, үсемлекләр ничек итеп иртәгәгә һава торышын “әйтә ала”, төрле кыйтгаларда нинди җән­лекләр яши, агачлар үсә – боларның барысыннан да яхшы хәбәрдар икән-леген күрсәтте кечкенә бәйгечеләр. Ике команда да тигез баллар җыйды. Чара ахырында мәртәбәле кунак — Башкортстан Экология министрлы-гының Нефтекама территориаль комитеты баш белгеч-эксперты Радим Вәлиев балаларга табигатьнең чын дуслары булганнары өчен ихлас рәхмәтен әйтеп, истәлекле дипломнар тапшырды.

Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Дүртөйле районы.