Сугыш турындагы “Ильинский рубеж” фильмын төшергәндә булган хәл шуңа дәлил. Катлаулы трюк эшләгәндә 31 яшьлек каскадер Олег Шелкин тиешле билге алдында туктарга өлгермәгән танк астында калган. Бахыр шул урында җан биргән.
Каскадер Сергей Безруковны алыштырган булырга тиеш. Әле кино төшерү туктатылган, тикшерү бара.
“Ильинский рубеж” - сугыш турындагы иң күләмле проектларның берсе санала. Аны төшергәндә танкларның чын модельләре кулланыла. Әле төшерү процессында катнашучыларның барысы да шок хәлендә.