-3 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
23 Октября 2018, 10:58

Туймазыда 3500 нарат үсентесе утырттылар

Чара берьюлы ике – “Яшә, урман!” Бөтенрусия һәм “Урман бүләк итәбез!” төбәкара иреклеләр проекты акцияләре кысаларында оештырылды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Туймазы урман хуҗалыгы хезмәткәрләре белән берлектә “Яшәү сәнгате” иҗтимагый оешмасы вәкилләре, мәктәп укучылары, студентлар, волонтерлар нарат үсентеләре утыртты.

Туймазы урман хуҗалыгының Октябрьский участогы үсентеләр утырту урыны итеп юкка гына сайланмады. Күптән түгел анда саниратия максатында урман киселде, хәзер аны тергезергә кирәк.

Быел көз тагын 1,5 гектарда үсентеләр утыртылачак.