+11 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
26 Октября 2018, 13:18

Касыгына атканнар...

Бер иргә травматик пистолеттан атканнар.

Добавить в предпочтительные источники Google
Уфа районының Федоровка авылында 25 октябрь кичендә күңелсез хәл булган.

Бер ир таныш малайның моңарчы белмәгән-күрмәгән кеше белән китеп баруын күрә. Бу хәл аны бик сагайта һәм ул таныш түгел ирнең кемлеген ачыклау ниятеннән сораулар бирә башлый.

Алар арасында тавыш чыга. Баланы каядыр алып китеп баручы ир травматик пистолеттан үзенә сораулар белән "бәйләнүченең" касыгына ата.

Җәрәхәтләнгән ирне дәваханәгә озаталар. Полиция хезмәткәрләре гаепләнүчене исерек килеш кулга алган.