0 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
29 Октября 2018, 05:33

\"Ак карга\" - финалда!

ХХ гасырның бөек биючесе Рудольф Нуриевка багышланган "Ак карга" фильмы Токиода узучы халыкара кинофестивальнең конкурс программасына керде.

Добавить в предпочтительные источники Google
Хәтерегезгә төшерәбез, фильм Англия кинематографистлары тарафыннан Санкт-Петербургта, Уфада һәм Парижда төшерелгән. Төп рольне М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры премьеры Олег Ивенко башкара.

Билгеле Бөекбритания актеры һәм режиссеры, ике тапкыр "Оскар" премиясе номинанты Рэйф Файнс картинаның режиссеры булган.

Әлеге кинофорум Токиода 25 октябрьдән 3нче ноябрьгә кадәр бара. 109 илдән барлыгы 1829 заявка бирелеп, шуның 16сы финалга узган.