-2 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
30 Октября 2018, 11:40

Бүген сәяси золым корбаннарын искә алу көне

ХХ гасырның беренче яртысында булган фаҗига миллионлаган язмышларны челпәрәмә китергән.

Добавить в предпочтительные источники Google
Совет власте чорында әллә ничә миллионлаган кеше сәяси репрессиягә дучар ителгән, аларның төгәл санын әлегә кадәр беркем дә әйтә алмый. Сакланган документлар буенча, 1921-53 елларда 4 миллион 60 мең кеше репрессиягә эләккән, шуның 799 455е атып үтерелгән. Репрессиянең иң канлы чорына туры килгән 1937-38 елларны Зур террор вакыты дип атыйлар.

Сәяси репрессия корбаннарын реабилитацияләү КПСС Үзәк Комитетының беренче секретаре Никита Хрущевның 1956 елның 25 февралендә КПССның XX съездындагы “Шәхес культы һәм аның нәтиҗәләре турында”гы докладыннан соң башлана.

Генпрокуратура мәгълүматлары буенча, якынча 800 мең кеше реабилитацияләнгән һәм 1 миллион җинаять эше кире каралган. Алар арасында әти-әниләре белән бергә каза күргән 10 меңнән артык бала исәпләнә.

Сәяси золым корбаннарын искә алу көне беренче тапкыр 1991 елда рәсми билгеләнә башлый.