+13 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
31 Октября 2018, 09:10

Тораклы булачаклар!

Бүген Дүртөйле районы хакимиятендә тантаналы шартларда яшь гаиләләргә социаль түләү сертификатлары тапшырылды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Әлеге сертификатлар яшь гаиләләргә бала туу яки баланы уллыкка алу очракларында торак шартларын яхшырту өчен бирелә. Ул республика казнасыннан бүленә.

Бу юлы әлеге тоемлы ярдәм ун гаиләгә күрсәтелде. Район хакимияте башлыгы Ринат Хәйруллин тантанада катнашучыларны тормышларындагы күңелле һәм әһәмиятле вакыйга белән ихлас тәбрикләде.