Орджоникидзе районы суды 44 яшьлек хатынны шартлы рәвештә 2,5 елга ирегеннән мәхрүм итү турында суд карары чыгарды. Аңа мотлак рәвештә китерелгән зыян өчен түләргә кирәк булачак.
Мәгълүм булуынча, 2017-18 елларда зәркән кибетендә эшләүче сатучы 248 данә алтын эшләнмәсен һәм халык тапшырган 200 грамм алтынны урлаган. Урлашуын яшерү өчен ул тапшырылган алтыннарны теркәмәгән, ә алтын бизәнгечләрне янәсе дә башка кибетләргә озаткан.
Җинаять ревизия вакытында ачыкланган. Хатын гаебен таныган һәм бу гамәлен кредит түләргә акчасы җитмәү белән аңлаткан. Сатучы, алтынны ломбардка тапшырып, шуның акчасын кредитка түләгән.
Полиция хезмәткәрләре 500 мең сумлык алтынны ломбардтан кире кайтарган.