+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
5 Ноября 2018, 21:00

Данлы һәм шанлы елъязма

Республика картасы янында: Бакалы районы.Башкортстанның көнбатыш капкасы — Бакалы районы Илеш, Чакмагыш, Туймазы, Шаран, Татарстанның Азнакай һәм Актаныш районнары белән чиктәш. Ул Ык һәм Сөн буйларында урнашкан, гомум мәйданы 1951 квадрат километр тәшкил итә. Соклангыч табигатьле районның урманнары 60 мең гектарны били. Биредә авыл хуҗалыгы җирләре 126 мең гектар, 20дән артык буа бар. 17 авыл биләмәсе 96 торак пунктны берләштерә, шуларда барлыгы 30 меңгә якын кеше яши. Биредә күпчелекне татарлар тәшкил итә. Алар белән бергә керәшеннәр, урыслар, башкортлар, марилар, чувашлар һәм янә уннан артык башка милләт вәкилләре тату гомер кичерә.

Добавить в предпочтительные источники Google