Стәрлетамак районында 25 яшьлек ир танышын кыйнап үтергән.
3 ноябрьдә дуслар кәеф-сафа корып утырганда 50 яшьлек ир башкача аракы эчәргә теләмәвен белдерә. Аныж бу сүзе җинаятьчегә ошамый һәм ул ирне бик нык кыйный. Бары иртән генә күрше хатыны мәетне күреп, полиция чакырта.
Җинаятьче гаебен шунда ук таныган. Әлеге вакытта тикшерү дәвам итә.