+5 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
7 Ноября 2018, 12:03

Гаджетларны куллана беләсезме?

Башкортстанда 11нче тапкыр профессиональ “IT” конференциясе узачак.

Добавить в предпочтительные источники Google
Иң заманча технологияләр турында фикер алышу өчен оештырылган чара ел саен 1 меңгә якын компьютер, гаджетлар белән кызыксынучыларны җыя. Быел аның эше биш секциягә бүлеп алып барылачак, шул исәптән балаларны төрле программаларны кулланырга җәлеп итү турында сөйләячәкләр.

Чакырылган программистлар һәм спикерлар 5G, пилотсыз транспорт, технологияләр, гаджетлар куллану турында сөйләячәк. Мастер-класслар "Проектны ничек башларга?" дигән темага багышлана.

Конференция 17 ноябрьдә “Конгресс-холл” мәйданчыгында узачак.