-4 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
7 Ноября 2018, 07:54

Матурлык конкурсында үз милләтең белән таныштыр!

«Мисс International – Ufa» конкурсында һәр бәйгече үз милләте белән таныштырырга тиеш.

Добавить в предпочтительные источники Google
Уфада «Мисс International – Ufa» этникара матурлык һәм осталык конкурсы уза. Бәйгедә Башкортстанда яшәүче 18-28 яшьлек кызлар – төрле милләт вәкилләре катнаша.

Һәр бәйгеченең үз халкы белән чагу таныштыруы конкурсның үзенчәлеге булып тора.

Конкурста катнашуга Башкортстаннан, Русия төбәкләреннән, БДБ һәм чит илләрдән 50дән артык кыз гариза тапшырган. Кастинг 11 ноябрьдә «Башкортостан» дәүләт концерт залында 10 сәгатьтә башлана.

27 ноябрьдә «Конгресс-хол»да конкурсның финалы үтәчәк.